Мамадыш муниципаль районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенә йөрүчеләр көнкүреш адаптациясе дәресендә катнаштылар. Бүлек белгечләре җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар кибеткә бардылар. Дәреснең максаты – көндәлек тормышта мөстәкыйльлекне һәм адаптацияне үстерү.
Башта алар бергәләп сатып алу өчен исемлекләр әзерләделәр. Кибеттә һәр тәрбияләнүче исемлектән билгеле бер товарны арзанрак бәягә эзләде, яраклылык вакытын тикшерде. Шулай ук бүлек белгечләре социаль хезмәтләр алучыларны продуктның бәясен билгеләү өчен сканер кулланырга өйрәттеләр. Шулай итеп, дәрестә катнашучылар үзләре әйберләр сатып алырга өйрәнделәр.