16 августта Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар белән «Мошенниклык, акчаларны дистанцион урлауны профилактикалау» темасына профилактик чара үткәрелде.
Балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар видеоролик карадылар, алдау һәм әлеге җинаятьләр өчен җәза төрләре белән таныштылар. Алар тема буенча фикер алышуда актив катнаштылар һәм нәтиҗәләр ясадылар.
Дәрестә 18 кеше катнашты.