ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Беслан фаҗигасе безнең йөрәкләрдә» дигән хәтер сәгате узды.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен саф һавада «Игелек зарядкасы» дәресе үткәрелде. Чара Халыкара хәйрия көненә багышланган иде.


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Бүген социаль хезмәтләр алучылар, Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының эчке волонтерлары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Болгар интернат-мәктәбендә булдылар.

Пермь крае Чайковский шәһәренең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бергә булдырабыз» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Аутизм спектры бозылулары булган балаларны тернәкләндерүдә заманча алымнар» төбәкара семинары узды.

Лаеш районы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә беренче мәктәп кыңгыравы бәйрәме булып узды. Традиция буенча, Белем көнендә үзәк тәрбияләнүчеләрен котларга әкият һәм мультфильм геройлары килде. Алар балаларга конкурслар, уеннар, табышмаклар тәкъдим иттеләр.

1 сентябрьдә Татарстан Республикасында «Белемең белән уртаклаш» мәгърифәтчелек акциясе башланды. Мәктәп укучылары һәм студентлар алдында төбәкнең танылган дәүләт эшлеклеләре чыгыш ясады. Алар үз белемнәре белән уртаклаштылар һәм яшьләрне борчыган сорауларга җавап бирделәр.

Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү  үзәгендә инвалид балалар гына түгел, ә риск төркемендә булган балалар да тернәкләндерү курсы уза – бу 4 яшькә кадәрге балалар. Әлеге категориядәге балалар белән эшләү максаты – инвалидлыкны профилактикалау, баланы социализацияләүдә ярдәм итү, мәктәпкәчә учреждениегә баруга әзерлек.

Август ахырында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Казанда футбол матчында булдылар. Балалар сәяхәт һәм уенның үзен бик ошаттылар. Алар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, чөнки беренче тапкыр зур стадионга килделәр.

Бүген, Белем көнендә, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 1 нче санлы Балык Бистәсе гимназиясе укучылары өчен «Белемең белән уртаклаш» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе кысаларында дәрес үткәрде.

Тәтеш районында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне өйрәнү һәм автоном янгын хәбәрчеләренең төзеклеген тикшерү максатыннан ведомствоара рейдлар дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International