«Кояшкай» үзәге белгечләре төбәкара семинарда катнаштылар

2023 елның 1 сентябре, җомга

Пермь крае Чайковский шәһәренең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бергә булдырабыз» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Аутизм спектры бозылулары булган балаларны тернәкләндерүдә заманча алымнар» төбәкара семинары узды.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре семинарда кунак булып кына калмадылар, ә аутизм спектры бозылган балаларны тернәкләндерүнең нәтиҗәле ысуллары турында доклад белән чыгыш ясадылар. Семинарда шулай ук Ижевск, Воткинск, Алабуга, Казан, Пермь краеннан коллегалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International