Бүген Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Беслан фаҗигасе безнең йөрәкләрдә» дигән хәтер сәгате узды. Чара экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау максатыннан оештырылды.
Балалар «Без сезне хәтерлибез, Беслан балалары» фильмын карадылар. Тәрбияче аларга Бесланда булган вакыйгалар турында сөйләде, тоткынлыкка алыну очрагында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен аңлатты.
Чара балаларга илнең иминлеге һәм үз иминлеге мәсьәләләрендә катнашуның мөһимлеген аңларга ярдәм итте.