Балык Бистәсендә «Белемең белән уртаклаш» мәгърифәтчелек акциясе кысаларында дәрес узды

2023 елның 1 сентябре, җомга

Бүген, Белем көнендә, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 1 нче санлы Балык Бистәсе гимназиясе укучылары өчен «Белемең белән уртаклаш» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе кысаларында дәрес үткәрде. Акция Россиянең «Белем» җәмгыятенең Знание.Лекторий трегы кысаларында, РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уза.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау тармагы мисалында Эльмира Зарипова гимназистларга төбәкнең социаль-икътисади үсешенең актуаль юнәлешләре турында сөйләде.

«Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең иң эре субъектларының берсе. Бүген Татарстан – конкурентлыкка сәләтле төбәк», – дип билгеләп үтте министр. Ведомство башлыгы уңайлы географик урынны, бай табигый ресурсларны, югары квалификацияле хезмәт ресурсларын, куәтле сәнәгать һәм фәнни комплексны, үсеш алган транспорт инфраструктурасын Татарстанның конкурент өстенлекләре дип атады.

Лекор чыгышының аерым өлеше Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эшчәнлегенә багышланган иде. Эльмира Зарипова укучыларга ведомствоның нинди мәсьәләләр белән идарә итүен сөйләде, Министрлыкның республиканың һәр районында һәм шәһәрендә 48 бүлекчәсе барлыгын билгеләп үтте.

Шулай ук министр дәрес материалы буенча берничә сорау әзерләгән иде. Мәктәп укучылары аларга рәхәтләнеп һәм дөрес җавап бирделәр.

Чыгышын тәмамлап, Эльмира Зарипова балаларга укуда уңышлар һәм киләчәктә матур карьера үсеше теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International