Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар гына түгел, ә риск төркемендә булган балалар да тернәкләндерү курсы уза – бу 4 яшькә кадәрге балалар. Әлеге категориядәге балалар белән эшләү максаты – инвалидлыкны профилактикалау, баланы социализацияләүдә ярдәм итү, мәктәпкәчә учреждениегә баруга әзерлек.
Психологик-педагогик блок белгечләре дәресләрендә балалар уен аша әйләнә-тирә дөньяны танып беләләр, аларның сенсор тәҗрибәсе баетыла, сөйләм активлыгы стимуллаштырыла. Шул ук вакытта дәресләрдә катнашучы ата-аналарга үз балаларының сәләтләрен күрергә, шулай ук балаларның иртә үсеше мәсьәләләре буенча белгечнең квалификацияле ярдәмен алырга мөмкинлек бирелә.