Тәтеш районында профилактик рейдлар дәвам итә

2023 елның 1 сентябре, җомга

Тәтеш районында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне өйрәнү һәм автоном янгын хәбәрчеләренең төзеклеген тикшерү максатыннан ведомствоара рейдлар дәвам итә.

31 августта 2 нче социаль участокка ведомствоара чыгу булды. Рейд барышында Олы Шәмәк һәм Кече Шәмәк, Олы Бисәр һәм Кече Бисәр авыллары территориясендә яшәүче 10 күпбалалы гаилә тикшерелде. Гражданнарга янгын куркынычсызлыгы чаралары турында аңлатмалар бирелде, белешмәлекләр тапшырылды.

Ведомствоара төркем составына «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә, җирле үзидарә, янгын сүндерү хезмәте белгечләре керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International