Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен саф һавада «Игелек зарядкасы» дәресе үткәрелде. Чара Халыкара хәйрия көненә багышланган иде.
Дәрес хәйрия нәрсә икәнлеге турында сөйләшүдән башланды. Аннары социаль хезмәтләр алучылар белгеч Нәргиз Гарифуллин күрсәткән төрле күнегүләрне башкардылар. Барысы да уңай кәеф алды.
Чарада 20 кеше катнашты.