ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Кичә Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хезмәт алучылар һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән Белем көненә багышланган чара үткәрелде.

31 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылар әти-әниләре белән бергә шәһәр чәчәкләр фестивалендә булдылар.

2023 ел башыннан Татарстан Республикасында «Демография» милли проекты кысаларында 3,4 мең кеше укуга кереште. Мондый мөмкинлекне 3 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар актив куллана.

Россия Федерациясендә хезмәт базарын үстерү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышына, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең миграция һәм мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча стратегик сессияләренә, шулай ук 2026 һәм 2029 елларга перспективада эш бирүчеләрнең Россия Федерациясе субъектлары, шөгыльләр төркемнәре һәм икътисади эшчәнлек төрләре буенча һөнәри кадрларга ихтыяҗын билгеләү максатларында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләр арасында сораштыру үткәрә.

Менделеевск муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приютында «Җиңү вакыты» АКБОның «Сәламәт бул» кислород фитобары» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Ул гражданлык җәмгыятен үстерүгә республика гранты акчасына гамәлгә ашырыла.

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларның социаль хезмәтләрен алучылар арасында «Безнең төбәк осталары» конкурс-фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.


31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин инвалид гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең эш төркеме утырышында катнашты. 

Иртәгә, 1 сентябрьдә, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 1 нче санлы Балык Бистәсе гимназиясе укучылары алдында лекция белән чыгыш ясаячак. 50гә якын тыңлаучылар катнашыр дип көтелә.

29 августта Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен Татарстан Республикасы көненә багышланган танып белү сәгате үткәрделәр.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре 12 яшьтән өлкәнрәк балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар өчен «Россия эше» порталы ресурсларын кулланып, һөнәри юнәлеш бирүче тестлар узу оештыралар. Тестлар балаларның темпераментын, фикерләү үзенчәлекләрен, омтылышларын һәм һөнәри кызыксынуларын билгели.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International