«Өмет чаткысы» үзәге тәрбияләнүчеләре футбол матчында булдылар

2023 елның 1 сентябре, җомга

Август ахырында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Казанда футбол матчында булдылар. Балалар сәяхәт һәм уенның үзен бик ошаттылар. Алар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, чөнки беренче тапкыр зур стадионга килделәр.

Матчка баруны «Станция Арск» футбол командасы тренерлары белән берлектә әлеге команданың элеккеге уенчысы Раил Каюмов оештырды. Мондый чаралар спортка мәхәббәт тәрбияли, балаларда дөньяга караш үзгәрә, алар бер-берсе белән аралашырга өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International