Лаеш тернәкләндерү үзәгендә файдалы һәм күңелле чара узды

2023 елның 1 сентябре, җомга

Лаеш районы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә беренче мәктәп кыңгыравы бәйрәме булып узды. Традиция буенча, Белем көнендә үзәк тәрбияләнүчеләрен котларга әкият һәм мультфильм геройлары килде. Алар балаларга конкурслар, уеннар, табышмаклар тәкъдим иттеләр.

Шулай ук бәйрәм чарасында «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе хезмәткәре Гөлшат Зәйнуллина да катнашты. Ул балаларга урамда һәм юлда үтәлергә тиешле кагыйдәләрне искә төшерде, яктылык кайтаручы элементлар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International