Татарстанда «Белемең белән уртаклаш» акциясе старт алды

2023 елның 1 сентябре, җомга

1 сентябрьдә Татарстан Республикасында «Белемең белән уртаклаш» мәгърифәтчелек акциясе башланды. Мәктәп укучылары һәм студентлар алдында төбәкнең танылган дәүләт эшлеклеләре чыгыш ясады. Алар үз белемнәре белән уртаклаштылар һәм яшьләрне борчыган сорауларга җавап бирделәр. Акция чаралары сентябрь буе узачак. Проектка барлык теләүче лекторлар, шулай ук белем бирү мәйданчыклары кушыла ала.

Татарстан Республикасы акциягә беренчеләрдән булып кушылды. 1 сентябрьдә төрле төбәк мәйданчыкларында мәктәп укучылары һәм студентлар өчен ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры, педагогика фәннәре кандидаты Эльмира Зарипова, ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, ведомство җитәкчеләре һәм урынбасарлары, муниципалитетлар башлыклары һәм шәһәр мэрлары чыгыш ясады.

«Балалар белән хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау тармагы мисалында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенең мөһим мәсьәләләре турында фикер алышырга планлаштырам. Шулай ук укучылар белән сөйләшергә, аларның үз киләчәкләрен ничек күз алдына китерүләрен, кем булырга теләүләрен һәм мәктәптән соң кая керергә планлаштыруларын белергә телим. Шуны искәртәсем килә, быелдан 6–11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүнең бердәм системасы үз көченә керә, аның ярдәмендә балалар һөнәри үсеш вариантларының күптөрлелегендә җиңелрәк һәм уңышлырак ориентлаша алачак, һәр һөнәрнең барлык өстенлекләрен һәм үзенчәлекләрен күрә алачак. Мондый эш форматы мәктәп укучыларының үз киләчәген аңлы һәм мөстәкыйль сайлавына ярдәм итәчәк», – дип сөйләде Эльмира Зарипова.

Остазлар яшьләр белән үзләренең белемнәре, шәхси һәм һөнәри тәҗрибәләре, киңәшләре һәм үгет-нәсихәтләре белән уртаклаштылар. Балалар дәүләт эшлеклеләренә үз сорауларын бирделәр, үз кичерешләре турында сөйләделәр, шулай ук идеяләре белән уртаклаштылар.

Казан бүген акциядә катнашучы гына түгел, шундый ук исемдәге марафон мәйданчыгы да булды. Яңа уку елының беренче көнендә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко укучылар өчен «Прогресс технологияләре: цифрлаштыру һәм фиджитал спорт» темасына ачык дәрес үткәрде. Чара Татарстан Республикасында Иннополис лицеенда узды.

Барлык чыгышларны илнең барлык укучылары һәм студентлары туры эфирда Россиянең «Белем» җәмгыяте сайтында һәм «Белем» җәмгыятенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә күрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International