ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

4 сентябрьдән Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт алучылары өчен Куркынычсызлык мәктәбе дәресләре уза. «Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында чараларны социаль эш буенча белгечләр үткәрә.

Кичә Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән Халыкара хәйриячелек көненә багышланган танып белү әңгәмәсе үткәрделәр. Бу дата ел саен 5 сентябрьдә билгеләп үтелә.

Россия Федерациясендә хезмәт базарын үстерү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышына, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең миграция һәм мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча стратегик сессияләренә, шулай ук 2026 һәм 2029 елларга перспективада эш бирүчеләрнең Россия Федерациясе субъектлары, шөгыльләр төркемнәре һәм икътисади эшчәнлек төрләре буенча һөнәри кадрларга ихтыяҗын билгеләү максатларында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләр арасында сораштыру үткәрә.

Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге психологы Дания Йосыпова белгечләр өчен «Нәрсә ул баш мие штурмы? Баш мие штурмы үткәрү кагыйдәләре» тренингы уздырды. Чара коллективны берләштерүгә, команда әгъзалары арасындагы үзара бәйләнешне яхшыртуга юнәлдерелгән.


5
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Мәскәүдә V Төбәкләрнең социаль инновацияләре форумы старт алды. Чара 5–8 сентябрьдә узачак. Форумда катнашучылар, аерым алганда, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә булган үзгәрешләр турында фикер алышачак. Шулай ук социаль өлкәнең инновацион үсеше технологияләре һәм Россия субъектларының иң яхшы практикалары тәкъдим ителәчәк.

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова һәм табиб-невролог Гөлмира Мәүлишева «Аутизм спектры тайпылышлары булган балаларны тернәкләндерүдә заманча алымнар» дигән төбәкара семинарда катнаштылар. Чара Пермь краенда, Чайковский шәһәрендәге тернәкләндерү үзәге базасында узды.

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин инвалид гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү буенча Россия Үзәк сайлау комиссиясе эшче төркеме утырышында катнашты.

Кичә, 4 сентябрьдә, Бөгелмә шәһәрендәге «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Баланың белем алу хокукы» дигән тематик чара уздырылды. Чараның максаты – социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнарның хокукый күзаллауларын киңәйтү.

5–8 сентябрьдә Мәскәүдә V Төбәкләрнең социаль инновацияләре форумы уза. Чара алдыннан СФ рәисе урынбасары Галина Карелова «Парламентская газета»га биргән интервьюсында булачак форумның үзенчәлекләре турында сөйләде.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Агрессияне ничек җиңәргә» дигән темага тренинг узды. Чара тискәре эмоцияләргә һәм агрессиягә дөрес җавап бирү күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International