«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләрен агрессия белән көрәшергә өйрәтәләр

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Агрессияне ничек җиңәргә» дигән темага тренинг узды. Чара тискәре эмоцияләргә һәм агрессиягә дөрес җавап бирү күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Катнашучыларны дәрес темасына кертү максатыннан, тренингны баш мие штурмы белән башладылар, аның барышында агрессиянең нәрсә икәнен аңладылар. Аннары тренингта катнашучылар «Ачу бите» һәм «Тәмамланмаган җөмләләр» күнегүләрен башкардылар. Ахырда социаль хезмәт алучылар уңышлы эш өчен бер-берсенә рәхмәт белдерделәр.

Тренингта 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International