Террорчылыкка каршы айлык чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Без террорчылыкка каршы» дигән профилактик акция үткәрделәр. Шәһәрнең үзәк урамында белгечләр яшүсмерләргә мәгълүмати буклетлар тараттылар.
Чара глобаль проблема буларак террорчылык һәм экстремизм турында балаларның күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.