«Астра» хезмәткәрләре аутизмлы балалар өчен үсеш мохите булдыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова һәм табиб-невролог Гөлмира Мәүлишева «Аутизм спектры тайпылышлары булган балаларны тернәкләндерүдә заманча алымнар» дигән төбәкара семинарда катнаштылар. Чара Пермь краенда, Чайковский шәһәрендәге тернәкләндерү үзәге базасында узды.

Татарстан учреждениесе белгечләре хезмәттәшләре белән «Астра» тернәкләндерү үзәге шартларында аутизм спектры тайпылышлары булган балалар өчен махсус үсеш мохите булдыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шулай ук эш сәфәре кысаларында Алабуга үзәге вәкилләре заманча медицина җиһазлары җитештерүендә һәм Пермьнең тернәкләндерү үзәкләрендә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International