«Опека» үзәгендә хәйриячелек турында әңгәмә булып узды

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Кичә Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән Халыкара хәйриячелек көненә багышланган танып белү әңгәмәсе үткәрделәр. Бу дата ел саен 5 сентябрьдә билгеләп үтелә.

Яшь социаль хезмәтләр алучылар бу көннең максатлары җәмәгатьчелекнең игътибарын хәйрия оешмалары һәм аерым затлар эшчәнлегенә җәлеп итү, аларның эшен хуплау һәм кешеләрне, иҗтимагый оешмаларны һәм кызыксынучы якларны волонтерлык һәм хәйрия эшчәнлегендә катнашу өчен мобилизацияләү икәнен белделәр.

Чара ахырында катнашучыларга файдалы материаллар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International