Видеоконференциядә инвалидларның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин инвалид гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү буенча Россия Үзәк сайлау комиссиясе эшче төркеме утырышында катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында узган чараны Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе үткәрде.

Утырышта Татарстан Республикасыннан ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев катнашты. Чара кысаларында әлеге категориядәге гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, сайлау процессын оештыру үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International