Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Халыкара хәйриячелек көненә беләзекләр ясадылар. Эш хезмәт буенча инструктор Гөлнара Сәлихҗанова җитәкчелегендә башкарылды.
Узган ел ахырында Татарстан Республикасында пилот режимында хокукый агарту һәм түләүсез юридик ярдәмнең бердәм дәүләт порталы эшли башлады. Проект Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
V Төбәкләрнең социаль инновацияләре форумының икенче көнендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Кадрлар барысын да хәл итә: кадрларны әзерләү, үстерү һәм саклап калу моделе» дигән дискуссиядә катнашты.
Татарстан Республикасы эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 36 532 берәмлекне тәшкил итте.
Тәтеш районында җылыту сезоны башланыр алдыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча күпбалалы гаиләләрнең торак биналарын тикшерү эшләре дәвам итә. 5 сентябрьдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече янгын сүндерү хезмәте хезмәткәре белән берлектә ведомствоара сәфәр кысаларында Тайба-Тауш, Киртәле, Кадыш, Урюм, Пролей-Каша авылларында яшәүче гаиләләр белән очрашты.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә гражданнарның физик һәм психологик сәламәтлеген саклауга ярдәм итүче төрле технологияләр кулланыла. Мондый технологияләрнең берсе – «Скандинав йөреше».
5 сентябрьдә, Мәскәүдә узган V Төбәкләрнең социаль инновацияләре форумында, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы гражданнарны эш белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау системасын камилләштерү максатларында хезмәттәшлекне үстерү турында килешү төзеделәр.
5 сентябрьдә Әлмәт муниципаль районының социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтү көне узды.
Халыкара хәйриячелек көнендә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының эчке волонтерлары аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән Болгарның үзәк урамнары буйлап йөрделәр.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Белем күп булмый, мәктәп безне кабат каршы ала» дигән дәрес узды. Чараның максаты – белемгә һәм мәктәпкә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү, балаларда бәйрәм кәефе булдыру.