«Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә учреждение хезмәткәрләре өчен тренинг узды

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге психологы Дания Йосыпова белгечләр өчен «Нәрсә ул баш мие штурмы? Баш мие штурмы үткәрү кагыйдәләре» тренингы уздырды. Чара коллективны берләштерүгә, команда әгъзалары арасындагы үзара бәйләнешне яхшыртуга юнәлдерелгән.

Тренинг барышында белгечләргә «6-3-5» ысулы тәкъдим ителде. Эш башында проблема ачыкланды. Баш мие штурмында алты кеше катнаштын. Һәркем биш минут эчендә өч идея язды, аннары катнашучылар карточкалар алмаштылар, бер-берсенең фикерләрен тулыландырып, һәр идеяне анализладылар.

Тренингта катнашучылар баш мие штурмы ысулын стандарт булмаган чишелеш мөмкинлеге, куллануның гадилеге, проблемага күпкырлы караш куллану өчен югары бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International