«Яңарыш» үзәгендә кечкенә гражданнарның хокуклары турында сөйләштеләр

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Кичә, 4 сентябрьдә, Бөгелмә шәһәрендәге «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Баланың белем алу хокукы» дигән тематик чара уздырылды. Чараның максаты – социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнарның хокукый күзаллауларын киңәйтү.

Очрашу барышында балалар кеше хокуклары турында халыкара хокукый документларның барлыкка килү тарихы һәм төп нигезләмәләре белән таныштылар. Аннары уен формасында хокук һәм бурычларның нәрсә икәнлеге турында фикер алыштылар. «Рөхсәт ителә–тыела» сюжетлы уенын уйнаганда, катнашучылар төрле тормыш ситуацияләрен һәм алардан чыгуның хокукый вариантларын карадылар.

Мондый чаралар, оештыручылар әйтүенчә, тәртипнең хокукый культурасын формалаштыра һәм балаларга бурычсыз хокуклар, хокуксыз бурычлар юклыгын аңларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International