Зәйдә «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында чаралар уза

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

4 сентябрьдән Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт алучылары өчен Куркынычсызлык мәктәбе дәресләре уза. «Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында чараларны социаль эш буенча белгечләр үткәрә.

Өлкәннәргә 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда булган фаҗига турында искә төшерделәр. Ул вакытта уку елы башлануга багышланган тантаналы чара вакытында террорчылар укытучыларны, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен тоткынлыкка алалар. Күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр үз хисләрен хәтерлиләр, чөнки яңалыклардагы һәр хәбәр аларны Төньяк Осетия халкы белән террорчылыкка карата нәфрәттә берләштерә.

Әңгәмә ахырында белгечләр бүлек карамагындагылар белән бергә куркынычсызлык кагыйдәләрен төзеделәр. Шулай ук өлкәннәргә буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International