Төбәкләрнең социаль инновацияләре форумында хезмәт базарының заманча моделе турында фикер алыштылар

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Бүген Мәскәүдә V Төбәкләрнең социаль инновацияләре форумы старт алды. Чара 5–8 сентябрьдә узачак. Форумда катнашучылар, аерым алганда, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә булган үзгәрешләр турында фикер алышачак. Шулай ук социаль өлкәнең инновацион үсеше технологияләре һәм Россия субъектларының иң яхшы практикалары тәкъдим ителәчәк.

V Төбәкләрнең социаль инновацияләре форумы чараларында Татарстан Республикасы делегациясе дә катнаша. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан форумда министр Эльмира Зарипова һәм министр урынбасары Юлия Абдреева катнашалар.

Форумның беренче көне стратегик сессияләргә һәм фикер алышуларга бай булды. Мәсәлән, «Хезмәт базарының заманча моделе: кадрлар әзерләүнең яңа стандарты һәм мәшгульлек үзәкләрен модернизацияләү» сессиясе узды. Әлеге мәйданчыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады.

Форумның туры трансляцияләре Федерация Советының социаль челтәрләрендә бар: https://vk.com/sovfedinfo, https://ok.ru/sovfedinfo, https://rutube.ru/u/sovfedinfo/, шулай ук https://vmeste-rf.tv/)@sovfedofficial.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International