Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре үткәргән «Без Бесланны хәтерлибез» акциясе Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган иде.
Балаларга 2004 елның 1 сентябрендә Беслан мәктәбендә булган коточкыч вакыйгалар турында сөйләделәр, тоткынлыкка алыну очрагында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлаттылар. Аннары балалар асфальтта «Бесланны хәтерлибез» дигән сүзләр яздылар, шәмнәр кабыздылар һәм һәлак булган балалар истәлегенә күккә шарлар җибәрделәр. Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.