23 сентябрьдә 9:30дан 18:00гә кадәр Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Халыкара ишарәләр телләре көненә багышланган тантаналы мәдәни чара узачак. Ул Халыкара саңгыраулар атналыгы кысаларында оештырыла.
Чара кысаларында үткәреләчәк:
9:30–11:30 – рус ишарәләр теле белән танышу: рус ишарәләр теле дәресләре, аралашу, уеннар, саңгырау осталардан мастер-класслар;
11:30–13:30 – Казахстан саңгыраулар җәмгыятенең Актүбә өлкә филиалының саңгырау артистлары катнашында бәйрәм концерты;
14:30–17:30 – саңгырау яшьләр арасында «Казан Сезне көлдерәчәк» КВНы (катнашалар Казахстан Республикасы, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Марий Эл Республикасы һәм Оренбург өлкәсе).
Бәйрәмнең төп максаты – ишетмәүче кешеләрнең уңай образын, аларның иҗади потенциалын һәм мөмкинлекләрен күрсәтү, ишетү буенча инвалидлар арасында мәдәният һәм иҗат өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу.
Халыкара ишарәләр теле көне – барлык саңгырау кешеләрнең һәм башка ишарәләр телләрен кулланучыларның тел үзенчәлеген һәм мәдәни төрлелеген саклау өчен уникаль мөмкинлек. Бу чара, гадиләштерелгән формада булса да, барлык теләүчеләр өчен ишарәләр телен өйрәнү мөмкинлеге бирәчәк, бу саңгырау кешеләрнең ишетү сәләтен югалтмаган кешеләр белән аралашу юлында торган киртәне җиңәргә мөмкинлек бирәчәк.
Халыкара ишарәләр телләре көне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, «Сәйдәш» мәдәни үзәге, «Ярдәм» һәм «Игелекле Казан» хәйрия фондлары ярдәме белән үткәрелә.
Чараны оештыручы – Венера Гаулстон.