Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Алтын яшь» отряды активистлары, отряд кураторы Светлана Исмәгыйлова белән бергә, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кызыл танып белү тасмасы тегү эшенә актив кушылдылар.
Өлкән яшьтәге волонтерларга эш өчен кирәкле материаллар бирелде. Һәркем дә тегә белми, шуңа күрә эш этаплап бүленде: кемдер тегә, кемдер әйләндерә, кемдер үтүкли. Хәзерге вакытта 44 тасма тегелгән, алар «үзең неке–башканыкы» аерымлык билгесе булып хезмәт итә.
Өлкән яшьтәге кешеләрдә бу эшнең мөһимлеген һәм кирәклеген аңлау, шулай ук сугышчыларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтү теләге бар, шуңа күрә эш алга таба да дәвам итәчәк.