«Өмет» үзәге белгечләре мәктәптә профилактик әңгәмә үткәрделәр

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

6 сентябрьдә Кайбыч муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Чара балаларга экстремизм һәм террорчылык асылын аңлатуга, җәмәгатьчелек аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Файдалы әңгәмәдән соң укучыларга шикле предметлар табылганда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча белешмәләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International