Россиядә игълан ителгән Укытучы һәм остаз елы кысаларында К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры мәктәп һәм гаилә театрлары өчен беренче профессиональ фестиваль-конкурс уздырырга планлаштыра.
Мәктәп театрларының «Яшьсез театр» һәм гаилә театрларының «Гаилә традицияләре» республика фестиваль-конкурсы мәктәп укучыларының да, гаиләләрнең дә иҗатына ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Оештыручыларның төп максаты – иҗат процессында буыннарны берләштерү, социаль элемтәләрне ныгыту.
Фестиваль-конкурсның нәтиҗәсе гала-концерт булачак, анда һәр юнәлештә өч җиңүче игълан ителәчәк. Җиңүчеләр актерлар һәм режиссерлар арасыннан остазлар, шулай ук театр патронажы алачак.