Социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүдә бию терапиясе

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә бию терапиясе актив кулланыла.

Биетүче, Яр Чаллы һәм Кама аръягы эшлекле хатын-кызлар берлеге әгъзасы Аделя Галимәрданова бүлек карамагындагылар өчен даими рәвештә бию мастер-класслары үткәрә, бу киеренкелектән, арыганлыктан һәм тискәре эмоцияләрдән котылырга ярдәм итә. Социаль хезмәт алучылар чараларда бик теләп катнашалар. Бию терапиясеннән соң барлыкка килгән җиңеллек хисе хыялларны тормышка ашырырга теләк уята, сәламәтләндерү эффекты бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International