Кичә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Лилия Зарифуллина «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында чара уздырды. Анда балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Чара башында катнашучыларга «Без бөтен җирдә тынычлык өчен» ролигы күрсәтелде. Видеоматериал балаларга уяулык һәм ваемсызлыкның гомуми иминлекнең нигезе булуын аңларга ярдәм итте. Аннары балалар бик теләп рәсем конкурсында катнаштылар. Иҗади эшләрендә алар дәрес темасы буенча үз фикерләрен һәм идеяләрен белдерделәр.