«Исток–Башлангыч» үзәгендә хәмернең зыяны турында дәрес үткәрделәр

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

6 сентябрьдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Алкоголь җанны һәм ихтыярны һәлак итә» дигән чара үткәрде. Ул алкогольле эчемлекләр куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, үз-үзеңне үстерүгә, үз-үзеңне тормышка ашыру өчен уңай юллар эзләүгә юнәлдерелгән.

Чарада социаль хезмәтләр алучылар катнашты. Алар белән алкоголизмның сәбәпләре, исерек хәлдә булган кешеләрнең законсыз гамәлләре статистикасы турында фикер алыштылар. Шулай ук традицион рухи кыйммәтләр, профилактик чараларның ысуллары һәм формалары турында да сөйләштеләр.

Ахырда һәр катнашучы тематик буклетлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International