ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2023 ел
җомга

3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн, инвалидлар декадасы кебек үк, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү, барлык гражданнар өчен дә тигез мөмкинлекләр булдыру омтылышында барыбызны да берләштерә.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының иҗади номеры «Алабуга-Арт» I муниципаль конкурсының гала-концерты тамашачыларын сөендерде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контролендә тоту проектында катнаша.

Иртәгә, 2 декабрьдә, «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Татарстан Республикасы көне узачак.

Шушы көннәрдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре нейрографика буенча мастер-класста катнаштылар.

30 ноябрьдә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте вакансияләр ярминкәсенә барды. Чара «УНИКС»та узды.

«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнелгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Йөкле хатын-кызларга психологик ярдәм күрсәтү: ана булудан баш тарту турында карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» программасы буенча төркемле дәрес үткәрде. 

30 ноябрьдә Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә Санкт-Петербургтан бер төркем өлкән сыйныф укучылары булды. Грот исемендәге 1 нче мәктәп-интернат укучылары Казанга сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 172 нче махсус мәктәп белән танышырга килделәр.

Халыкара инвалидлар көне алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенә матбугат туры оештырды. Министр Эльмира Зарипова бүлекчә эшчәнлеге белән танышты, социаль хезмәтләр алучылар белән аралашты, журналистларга республикада озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Инвалидлар декадасының беренче көнендә Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә район җитәкчелеге вәкилләре килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International