Инвалидлар декадасының беренче көнендә Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә район җитәкчелеге вәкилләре килде.
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Андрей Карсалов һәм социаль яклау җитәкчесе Елена Сюнина учреждение эшчәнлеге, аның уңышлары һәм бурычлары белән таныштылар. Учреждение буенча экскурсия барышында үзәк тәрбияләнүчеләре кунакларны үзләренең көндәлек эшчәнлекләренә актив җәлеп иттеләр. Өлкән төркем егетләре Яңа ел уенчыклары ясау буенча иҗади эшләрдә катнашырга, ә сабыйлар – туп белән уенга чакырдылар.
Учреждениенең актлар залында район җитәкчелегенә учреждениенең театр студиясенең театральләштерелгән тамашасы күрсәтелде.