Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контролендә тоту проектында катнаша.
Республика халкы 2024 елга Министрлыкның өстенлекле максатларын һәм бурычларын билгеләүдә катнаша ала. 15 тәкъдим ителгән максат, алар арасында икътисадны үстерү өчен кадрлар әзерләү, инвалидларның мәшгульлегенә ярдәм итү, эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнар һәм озак вакыт карау системасы кысаларында хезмәтләр алучы инвалидлар санын арттыру һәм башка өстенлекле мәсьәләләр, ачык онлайн тавыш бирүгә чыгарылды.
Тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында уза. Үз тавышыңны бирү өчен порталда авторизацияләнергә, «Халыкны сораштыру» сервисына күчәргә һәм тавыш бирергә кирәк (https://open.tatarstan.ru/polls/).
Сораштыру 2023 елның 6 декабренә кадәр дәвам итәчәк.