«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнелгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Йөкле хатын-кызларга психологик ярдәм күрсәтү: ана булудан баш тарту турында карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» программасы буенча төркемле дәрес үткәрде. Чарада биш хатын-кыз катнашты.
Катнашучыларга стресс белән идарә итү стратегияләрен формалаштыру өчен әңгәмә, арт-терапия, әкият терапиясе һәм музыка терапиясе элементлары белән күнегүләр тәкъдим ителде. Төркем эшендә булачак әниләр шәхеснең психологик ресурсларын анализладылар. Шулай ук катнашучыларга ВИЧ-инфекция һәм СПИДны профилактикалау буенча белешмәлекләр таратылды.