«Астра» тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре нейрографика буенча мастер-класста катнаштылар

2023 елның 1 декабре, җомга

Шушы көннәрдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре нейрографика буенча мастер-класста катнаштылар.

Чакырылган белгеч Анастасия Черепанова нейрографиканың нәрсә икәнен, бу гадәти булмаган ысулның психолог консультациясен ничек алыштыра алуын җентекләп сөйләде. Белгеч нейролинияләр рәсеме ярдәмендә ресурс хәленә ничек керергә һәм теләкнең үтәлешен якынайтырга икәнен аңлатты.

Мастер-класста катнашучылар кыйммәтле белемнәр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International