30 ноябрьдә Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә Санкт-Петербургтан бер төркем өлкән сыйныф укучылары булды. Грот исемендәге 1 нче мәктәп-интернат укучылары Казанга сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 172 нче махсус мәктәп белән танышырга килделәр.
Укучылар өчен төрле экскурсияләр оештырылды, шул исәптән сукырларны тернәкләндерү үзәгенә. Учреждение хезмәткәрләре укучыларга компьютер сыйныфлары, сукырларны укыту өчен махсус җиһазлар, шулай ук адаптацияләнгән өстәл уеннары күрсәттеләр. Кунаклар үз мәктәпләре турында сөйләделәр һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.