Татарстанда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен 48 көндезге тору бүлеге һәм төркеме эшли

2023 елның 1 декабре, җомга

Халыкара инвалидлар көне алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенә матбугат туры оештырды. Министр Эльмира Зарипова бүлекчә эшчәнлеге белән танышты, социаль хезмәтләр алучылар белән аралашты, журналистларга республикада озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге тору бүлекләре (төркемнәре) Татарстанда инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында 2020 елдан ачыла башлады. Бүлекләр (төркемнәр) эшчәнлеге менталь тайпылышлы кешеләрне социализацияләүгә һәм җәмгыятьтән изоляцияне җиңүгә, социаль-көнкүреш күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән.

Хәзерге вакытта Татарстанда 48 бүлекчә (төркем) эшли. 2023 елның 1 ноябренә аларда 1 058 кешегә хезмәт күрсәтелгән.

Социаль хезмәтләр алучылар өчен көн саен төрле тернәкләндерү чаралары үткәрелә. Көн дәвамында биш дәрес үткәрелә. Бүлектә социаль хезмәтләр эш көннәрендә, көндезге вакытта күрсәтелә. Гомуми дәвамлылыгы – көненә дүрт сәгатькә кадәр.

2023 елның 30 ноябренә социаль хезмәт күрсәтүдә 38 кеше тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International