Министр Эльмира Зарипованың Халыкара инвалидлар көне уңаеннан мөрәҗәгате

2023 елның 1 декабре, җомга

3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн, инвалидлар декадасы кебек үк, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү, барлык гражданнар өчен дә тигез мөмкинлекләр булдыру омтылышында барыбызны да берләштерә.

Бүген Татарстан Республикасында 274,5 меңнән артык инвалид яши, шул исәптән 17 225 инвалид бала.

Инвалидларга төрле өлкәләрдә ярдәм күрсәтү өчен «Уңайлы мохит» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Татарстан – дәүләт программасын гамәлгә ашыруда актив катнашучы. 10 ел эчендә республикада 921 объектны җайлаштырырга, инвалид балалар өчен сыйфатлы белем алу өчен шартлар тудырырга мөмкин булды. Уңайлы мохит формалаштыру эшенә «Халык контроле» системасы аша үз тәкъдимнәрен җибәрүче татарстанлылар да үз өлешен кертәләр.

Шулай ук республикада социаль сәясәтнең проактив булуы да мөһим. Бүген инвалидлар өйләреннән чыкмыйча табибка, тернәкләнү узарга языла, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түли, банк хезмәтләре һ. б. ала алалар.

Татарстанда социаль хезмәт күрсәтү системасы төзелгән һәм уңышлы эшли. Республикада 112 дәүләт учреждениесе эшли, анда тормыш эшчәнлеге чикләнгән кешеләргә төрле хезмәтләр күрсәтелә. Шулай ук тернәкләндерү хезмәтләрен күрсәтүгә дәүләтнеке булмаган тәэмин итүчеләр җәлеп ителә, бу күрсәтелә торган социаль хезмәтләр сыйфатын яхшыртуга, аларның спектрын киңәйтүгә ярдәм итә.

Республикада балалар инвалидлыгын профилактикалау максатыннан 2019 елдан башлап иртә ярдәм күрсәтү системасы актив үсеш ала. Ел саен мөмкинлекләре чикләнгән 5 мең балага иртә ярдәм күрсәтелә.

Үзенчәлекле балаларның ата-аналарына да һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. 2023 елда тернәкләндерү үзәкләре каршындагы ата-аналар мәктәпләрендә 4 565 гаилә карау күнекмәләренә өйрәтелгән.

«Демография» милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын кертү буенча эш дәвам итә. Республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә 18 яшьтән өлкәнрәк менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге тору бүлекләре һәм төркемнәре ачылган. Бүген хезмәтләрне 1 057 кеше ала.

Озак вакыт карау системасының мөһим өлеше – стационарны алмаштыручы технологияләрне кертү. Мондый ихтыяҗлы технологияләрнең берсе – озата барулы яшәү оештыру. Ул мөстәкыйль тормышка әзерлек, учреждениедән читтә яшәүне оештыру программаларын үз эченә ала. Бүгенге көндә менталь тайпылышлары булган инвалидлар арасында озата барулы яшәүне оештыруга ихтыяҗ югары, шуңа күрә бу мәсьәлә республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән хәл ителә.

Инклюзив белем бирү үсешен дәвам итә, инвалидлар өчен махсуслаштырылган эш урыннары булдырыла һәм җиһазландырыла. Татарстанда эшкә яраклы яшьтәге инвалидларның мәшгульлек дәрәҗәсе 30,73 % тәшкил итә. Ел башыннан республиканың мәшгульлек үзәкләренә эш эзләү максатыннан 1,66 мең инвалид мөрәҗәгать иткән, аларның 79 % эшкә урнаштырылган.

Эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү максатыннан инвалидларга һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәтләр бушлай күрсәтелә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән эшсез татарстанлылар социаль адаптациягә, хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр буенча һөнәри белем алуга, үз эшләрен ачуга финанс ярдәменә дәгъва итә алалар. Шулай ук мәшгульлек үзәкләре даими рәвештә инвалидлар өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәләре үткәрә.

Инвалид гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләрен хәл итүдә алар өчен эш урыннарын квоталауга аерым роль бирелә. Моннан тыш, Татарстанда инвалидларның иҗтимагый берләшмәләре оештырган предприятиеләргә ярдәм итү эше дәвам итә, бу шулай ук эшләүче гражданнарның социаль яклануын арттыруга хезмәт итә.

Һөнәри белем алуга мотивацияне арттыра һәм инвалидларның мәшгульлегенә ярдәм итә торган нәтиҗәле механизмнарның берсе булып элеккечә «Абилимпикс» хәрәкәте кала. 2023 елда милли чемпионат җиңүчеләре арасында Татарстанның тернәкләндерү үзәкләрендә социаль хезмәтләр алучы 7 кеше бар.

Инвалидларның тулы мәгънәле кызыклы тормышы күпкырлы ял чараларыннан башка мөмкин түгел. Ел саен республикада «Игелек сәнгате» социомәдәни форумы, «Кулны кулга тотышыйк, дуслар!» иҗат фестивале, «Татарстан энҗесе» конкурсы, ишарәләр теле фестивале, бөтенроссия яшьләр «Чиксез талантлар фестивале» һ. б. үткәрелә.

Быел май аенда «Россия – Ислам дөньясы» XIV Халыкара икътисадый форумы кысаларында Халыкара шеф-поварлар кубогы узды. Анда «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар шефлар белән пешерәләр» дигән социаль әһәмиятле чара үткәрелде.

Шулай ук быел «Чиксез яшьләр» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле яшьләр проектлары акселераторы» проекты тормышка ашырыла – яшьләрне дистанцион рәвештә эшкуарлыкка өйрәтәләр. Сентябрьдән ноябрьгә кадәр онлайн-платформада балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләреннән 17 кеше белем алды.

Инвалидларның физик активлыгы да игътибарсыз калмый. 21–27 гыйнварда Казанда Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары узды. Уеннарда катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы ике интернат-йорт тәрбияләнүчеләре дә бар иде.

Республикада инвалидлар декадасында шулай ук күп кенә чаралар планлаштырылган. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр аларның актив катнашучылары булыр дип өметләнәм.

Кадерле татарстанлылар! Бу истәлекле көнне барыгызга да нык сәламәтлек, күңел көрлеге һәм тормышыгызда яңа матур казанышлар телим.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International