30 ноябрьдә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте вакансияләр ярминкәсенә барды. Чара «УНИКС»та узды.
Чарада 29 эш бирүче катнашты. Чарага килүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, тәкъдим ителгән вакансияләр турында тулырак белә алдылар. Аралашу нәтиҗәләре буенча эшкә урнашу өчен юллама да алырга мөмкин иде.
Мәшгульлек хезмәте белгечләре хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре, һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү, һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Шулай ук чарага килүчеләр мастер-классларда катнаштылар. Теләге булган һәркем һөнәри юнәлеш тесты үтте.
Вакансияләр ярминкәсенә шәһәрнең 850 кешесе килгән иде. Чара нәтиҗәләре буенча эшкә урнашуга 150 юллама бирелде.