Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының иҗади номеры «Алабуга-Арт» I муниципаль конкурсының гала-концерты тамашачыларын сөендерде.
Интернат-йортның шәфкать туташы Зөлфия Агләмова башкаруындагы «Яшьлегем чишмәләре» җыры 30 ноябрьдә шәһәр Мәдәният сараенда узган конкурсның зур йомгаклау концертында катнашу өчен жюри тарафыннан сайлап алынган иде.
Гала-концерттан катнашучыларда иң якты тәэсирләр калды. Дебют лаеклы булды.