Иртәгә, 2 декабрьдә, «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Татарстан Республикасы көне узачак.
Республика актив озын гомерлелекнең иң яхшы практикаларын тәкъдир итү буенча киң программа әзерләде. Бу көнне «Гаилә. Эш. Озын гомерлелек» мәйданчыгында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы өлкән яшьтәге кеше образын үзгәртүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруның төбәк тәҗрибәсен тәкъдим итәчәк. Республикада актив озын гомерлелек сәясәтен тормышка ашыру турында министр Эльмира Зарипова сөйләячәк.
Бу процессны күргәзмә мәйданчыгында оештырылган мастер-класслар күрсәтәчәк. Иҗади номерлар да тәкъдим ителәчәк. Аларны ветераннар арасында ел саен үткәрелә торган «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестиваль-конкурсында җиңүчеләр, виртуоз музыкант, халык артисты, К. Ш. Сатиев һәм башка артистлар башкарачак.
Чаралар ВДНХда 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр С павильонында узачак.
Төбәк көнендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Я. Е. Нилов булыр дип планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы ВДНХ территориясендә 2023 елның 4 ноябреннән 2024 елның 12 апреленә кадәр уза.