ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Халыкара инвалидлар көне кысаларында Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында учреждение белгечләре җирле инвалидлар җәмгыяте рәисе Рәис Мөхәммәтҗанов белән берлектә гражданнарны кабул иттеләр.

Инвалидлар декадасы кысаларында бүген Минзәлә районында ел саен үткәрелә торган «Яхшылык өчен игелек» хәйрия ярминкәсе узды. Чарада шулай ук Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре һәм социаль хезмәт алучылар катнашты.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кышның беренче көннәреннән үк Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек башланды.

Инвалидлар декадасы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Арча районындагы профилактика бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтҗанова һәм ЮХИДИ дәүләт инспекторы Михаил Светлаков килде.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа елга әзерлек бара. Монда Кыш Бабай остаханәсе ачылды.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында романслар кичәсе Халыкара гитара көненә багышланды.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Болгар балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары белән укытучылар Марина Лаврентьева һәм Варвара Илюхина диварларны бизәделәр. 

1 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре Татарстан Республикасы инвалидларның «Спорт хәрәкәте» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев ярдәме белән шашка һәм дартс буенча ярышлар оештырдылар. Чараны социаль хезмәтләр алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан үткәрделәр.

Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Өстәл сервировкасы» социаль-көнкүреш адаптациясе буенча дәрес узды.

«Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Балта эше остаханәсе» социаль проекты гамәлгә ашырыла. Проект аутизм спектры бозылулары һәм башка менталь тайпылышлары булган кешеләрнең хезмәт һәм социаль мәшгульлеген тәэмин итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International