Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Өстәл сервировкасы» социаль-көнкүреш адаптациясе буенча дәрес узды.
Дәреснең максаты – өстәл артында этикет кагыйдәләрен өйрәнү, шулай ук өстәл әзерләү күнекмәләрен үстерү.
Дәрестә социаль хезмәтләр алучылар классик, бәйрәм (тематик) һәм өй өстәле сервировкасы белән таныштылар. Алар өстәл әзерләгәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген, бер кешегә ничә тәлинкә куелуын, аш приборлары һәм стаканнар ничек тезелүен, өстәлдә ризыклар урнаштырылуын белделәр.