Инвалидлар декадасы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Арча районындагы профилактика бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтҗанова һәм ЮХИДИ дәүләт инспекторы Михаил Светлаков килде.
Тәрбияләнүчеләр юл йөрү кагыйдәләре турында әкият күрсәттеләр. Юл хәрәкәтенең яшь катнашучылары ЮХИДИ хезмәткәрләрен юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләре белән генә түгел, ә иҗади номерлары белән дә сөендерделәр. Балалар тематик җырлар башкардылар һәм шигырьләр укыдылар.
Кунаклар үзәк тәрбияләнүчеләренә тематик брошюралар, дидактик уеннар, яктылыкны чагылдыручы беләзекләр һәм сумкалар бүләк иттеләр.