«Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Балта эше остаханәсе» социаль проекты гамәлгә ашырыла. Проект аутизм спектры бозылулары һәм башка менталь тайпылышлары булган кешеләрнең хезмәт һәм социаль мәшгульлеген тәэмин итә. Остаханәдә шөгыльләнү социаль хезмәтләр алучының мөстәкыйльлеген үстерүгә ярдәм итә, аның тернәкләнү потенциалын арттыра, булган мөмкинлекләрен киңәйтә.
Шушы көннәрдә остаханәдә башлангыч күнекмәләрне һәм балта остасы кораллары белән эшләү күнекмәләрен өйрәтү буенча чираттагы дәрес узды. Тәҗрибәле педагог-дефектолог Булат Сабиров җитәкчелегендә катнашучылар агач кисәргә өйрәнделәр.