Халыкара инвалидлар көне кысаларында Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында учреждение белгечләре җирле инвалидлар җәмгыяте рәисе Рәис Мөхәммәтҗанов белән берлектә гражданнарны кабул иттеләр.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны кабул итүгә мөрәҗәгать итүчеләрне социаль хезмәт күрсәтү һәм техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләре кызыксындырды.