Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Болгар балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары белән укытучылар Марина Лаврентьева һәм Варвара Илюхина диварларны бизәделәр. Социаль хезмәт алучыларның тормышын яктырак һәм кызыклырак итәр өчен, чәчәкләр, күбәләкләр, хайваннар рәсемнәре ясадылар. Бөтен композиция чәчәк кырын хәтерләтә, анда бик күп матур бизәкләр бар.
Педагоглар билгеләп үткәнчә, балалар өчен бу беренче тәҗрибә, һәм алар уңышлы эшләделәр.
Акция #ЮмартСишәмбе хәйрия көненә багышланган.