1 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре Татарстан Республикасы инвалидларның «Спорт хәрәкәте» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев ярдәме белән шашка һәм дартс буенча ярышлар оештырдылар. Чараны социаль хезмәтләр алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан үткәрделәр.
Чарада 75 кеше катнашты. Дартс буенча призлы урыннарны Елена Семенова, Артур Гарипов, Ольга Аблаева һәм Георгий Логинов алды. Шашка уенында Вәсимә Зәйнуллина, Рәшид Низамиев, Татьяна Кравцова һәм Валентина Десятинова иң яхшылар булдылар. Әсхәт Галиев «Автократ» ҖЧҖ генераль директоры Илнур Исмәгыйлев исеменнән җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук ярышларда катнашучыларның барысы да татлы призлар алды.